Яңачишмәленең акчасын һәм телевизорын урлаган каракны тоткарлаганнар
Узган атнада ЭЭМнең кизү тору частендә 37 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.
Урлау
2024 елның 15 ноябрендә гр. П., Красный Октябрь поселогы территориясендә булганда, юридик затныкы булган ягулык-майлау материалын урлаган. Зыян якынча 8 мең сум тәшкил иткән.
2024 елның 14 декабрендә (төнлә) билгесез шәхес Яңа Чишмәдә яшәүче гр.Т.-ның йортына законсыз үтеп кергән һәм аның 1800 сум акчасын, телевизорны һәм аяк киемнәрен урлаган. Зыян якынча 20 мең сум тәшкил иткән. Соңрак урлаучыны тоткарлаганнар.
Кыйнаулар
2024 елның 25 ноябрендә (төнлә) район үзәгендә яшәүче гр. П. исерек хәлдә булган килеш таныш булмаган яшүсмерне - гр.С.-ны кыйнаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев