Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңартылган «Россия эше» үзәге ачылды

Республика бәйрәме көнендә район үзәгендә масштаблы капиталь ремонттан соң «Россия эше» кадрлар үзәген ачу тантанасы булды.

Тантанада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев, район җитәкчелеге һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре катнашты.

Капиталь ремонт «Кадрлар» милли проекты кысаларында үткәрелде, нәтиҗәдә эш бирүчеләр белән очрашу һәм гражданнар белән индивидуаль эшләү өчен аерым заллар барлыкка килде, уңайлы көтү зонасы, балалар почмагы һәм килүчеләр өчен компьютер сыйныфы булдырылды.

Яңартылган мәшгуль-лек үзәгенең Яңа Чишмә районы халкы өчен әһәмияте аерым ассызыкланды.

«Яңа Чишмә районы буенча ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе бүлеге башлыгы Резеда Хөснуллина билгеләп үткәнчә, мәшгульлек үзәгенә килүчеләргә яшь белгечләр, пенсионерлар, балалы хатын-кызлар һәм инвалидлар өчен яңа сервислар ярдәм итәчәк, ә балалар монда үзләренә мавыктыргыч шөгыльләр табачак.

Ул шулай ук «Шешмасервис» ҖЧҖ подрядчысына (җитәкчесе Шәүкәт Сабиров) сыйфатлы эше өчен рәхмәт белдерде.

Үзәкне ачу вакытында «Забота» үзәге социаль хезмәткәре Вера Шумковага ТР Хезмәт министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев