2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелгән. Тиешле карарны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Бу чорда бенгал утлары һәм хлопушкалардан кала, пиротехника куллану тыела.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда сәнәгать объектларыннан, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексыннан (шул исәптән линияле дә) 500 метрдан, ә ТКХ, авыл хуҗалыгы объектларынннан, кешеләр күпләп йөри торган урыннардан, автомобиль юлларыннан, шәхси йортлардан һәм күп фатирлы торак йортлардан 30 метрдан якынрак территориядә 1-3 куркынычлык класслы пиротехник эшләнмәләрне (бенгал утларыннан, хлопушкалардан тыш) куллану тыела.
Фейерверкларны АЗСлардан, транспорт сәнәгате объектларыннан кимендә 500 метрдан һәм йортлардан, юллардан, халык күпләп йөри торган урыннардан 30 метрдан да якынрак территориядә куллану тыела.
Яңа Чишмәдә салютлар җибәрү өчен урын билгеләнгән: бу район Сабантуе урынында ат чабышлары өчен махсус мәйданчык.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында Яңа Чишмә районында иминлеккә аерым игътибар биреләчәк. Районның барлык хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләячәк.
Нет комментариев