Янгынга каршы махсус режим гамәлдә
2024 елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр Республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
Тиешле карар Яңа Чишмә муниципаль район башкарма комитеты тарафыннан кабул ителгән.
Бу чорда бенгал утлары һәм хлопушкалардан кала, 1-3 класслы пиротехника әйберләре куллану тыела.
Учреждение һәм оешма җитәкчеләре үз ведомство карамагындагы учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш.
Барлык оешмаларда да кизү торырга, янгын сүндерү-коткару хезмәтенә Яңа ел чараларын үткәрү урыннарын тикшерергә һәм персоналга инструктаж үткәрергә кирәк.
Авыл җирлекләре башлыкларына янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тәэмин итү зарур.
Пиротехниканы тыелган урыннарда кулланган өчен физик затларга 20 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 60 мең сумга кадәр, юридик затларга 800 мең сумга кадәр штраф каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев