Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Янгынга каршы махсус режим кертелә

2024 елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырыла.

Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты шул уңайдан тиешле карар кабул итте.

Махсус режим гамәлдә булган чорда билгеле бер территорияләрдә, бенгал утлары һәм шартлаткычлардан (хлопушка) тыш, 1-3 класслы куркынычлы пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.

Учреждение һәм оешма җитәкчеләре үз карамакларындагы учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә бурычлы.

Барлык оешмаларда да кизү торырга, янгын сүндерү-коткару хезмәтенә Яңа ел чараларын үткәрү урыннарын тикшерергә һәм персоналга инструктаж үткәрергә кирәк.

Авыл җирлекләре башлыкларына янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тәэмин итәргә кирәк.

Пиротехниканы тыелган урыннарда кулланган өчен зур күләмдә штрафлар каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев