Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яр Чаллы театры Яңа Чишмә укучылары янына спектакль белән килгән

Спектакль «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ финанс ярдәме белән оештырылган.

«Приключения в городе Н.», - Яр Чаллы театры спектаклен сәхнәләштерү әнә шулай аталган. Укучылар интерактив күренешнең тамашачысы һәм катнашучылары булган.

Сценарий буенча, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән әкият геройлары күңелсезлекләргә дучар булган, ә аларны әкиятнең төп персонажы һәм тамашачылар коткарган. Балалар геройларга теге яки бу хәлдә ничек дөрес эшләргә, нинди светофор сигналына чыгарга икәнлеген, юл билгеләренең әһәмиятен, яктылыкны кайтаручы элементлар кию кирәклеген искә төшергәннәр.

Нурлат шәһәрендәге «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Чирмешән районы бүлекчәсе начальнигы Алина Филиппова юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларны мәҗбүри киеп йөрү зарурлыгын искәрткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

1

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев