-
Балалар мәктәбенең соло бүлеге укучылары Алинә Адиева һәм Даниил Бочкарев Әлмәттә «Сандугач сайрар ил» төбәк фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар.
Алар 2 нче дәрәҗә Дипломнар һәм бүләкләргә лаек булдылар. Яшь солистларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз, ә аларның педагогы Любовь Мазманянга балаларны яхшы әзерләгәне өчен рәхмәт белдерәбез һәм яңа иҗади уңышлар телибез!
Нет комментариев