Игелекле гамәл
Район яңалыклары

Игелекле гамәл

Акбүре авылының «Мәхмүт» мәчете янында изге эшләр башкарыла.

“Акбүре авылының "Мәхмүт" мәчете янында, мәчеткә  йөрүче картлар тәкъдиме белән, авыл жирлеге һәм,  бигрәк тә нефьтче егетләребез - Насыйров Рәфис, Нурхамәтов Рәмис ярдәмендә тагы бер ташландык кое яңартыла.

 Дөрес, тирә-ягында эшлисе эшләр бар әле, ләкин төп эшләр инде эшләнелде.
Ярдәм иткән, үз өлешләрен керткән авылдашларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әлеге эш,бигрәк тә коеларны торгызу, Коръән буенча да бик саваплы эш дип санала.
Аллаһнын рәхмәтләре булсын!”

Әлеге изге гамәлләр хакында редакциягә Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов хәбәр итә.


Нет комментариев