Игътибар һәм кайгырту
7 октябрьдә Социаль яклау бүлеге башлыгы Наталья Гурьева һәм «Кайгырту» үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Кашаева тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары, шулай ук өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаиләдә булдылар.
Болар – Яңа Чишмәдә тыл ветераннары Юныс Насыйбуллин, Анна Добрынина, Елена Николаева, Яңа Иванаевода Маргарита Быстрова, Екатерина Бистәсендә Раиса Зяблова һәм Михаил Милютин, район үзәгендә өлкән яшьтәге Александр Магин.
Кунаклар өлкәннәрне чын күңелдән котлап, аларга сәламәтлек, бәхет, озын гомер, иминлек һәм шатлык теләделәр.
Социаль хезмәткәрләр «Кайгырту» үзәге карамагындагы өлкәннәр өчен азык-төлек җыелмалары рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәткәннәре өчен эшмәкәр Морозовларга рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев