Игътибарсыз шоферга -  1500 сум штраф
Район яңалыклары

Игътибарсыз шоферга - 1500 сум штраф

25 августтан башлап район хакимияте территориясендә һәм "Мәңгелек ут" янында туктау һәм басып торуны тыйган юл билгеләре урнаштырылды. Тик, күрүчеләр сүзенә караганда, күп кенә машина йөртүчеләр үз автоларын билге астына куеп калдыралар.

-Машина хуҗаларының "күрмәдем", "искәрмәдем" дигән сүзләрен ЮХИДИ хезмәткәрләре кабул итми, - дип сөйли районда ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов, - машина йөртүче юлда гына түгел, тукталып тору - машина кую урыннарында да игътибарлы булырга тиеш. Тыелган билге астына кергән өчен 1500 сум күләмендә штраф түлисе.

Нет комментариев