27 мартта хакимиятнең зур залында Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законны гамәлгә ашыру буенча район комиссиясе утырышы булып үтте.Мәгариф, мәдәният, архитектура һәм төзелеш, яшьләр эшләре буенча бүлекләр, ҮКС җитәкчеләре, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк катнашында үткән киңәшмәне район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.
Мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният, спорт учреждениеләренең административ биналарында оешмаларның исемнәре язылган табличкалар, кибетләрдә эш сәгатьләре күрсәтелгән элмә такталар, географик исемнәр, язулар, топографик тамгалар һәм юл билгеләре белән күрсәткечләрне мәҗбүри төстә ике дәүләт телендә урнаштыру мәсьәләләре каралды.
Икетеллелек турындагы таләпләргә туры килмәгән исемнәрне ачыклау һәм аларны туры китереп яраштыру өчен өстәмә йөреп чыгулар үткәрергә кирәк. Моннан тыш, район сайтында яңалыкларны һәм норматив-хокукый актлар текстларын ике дәүләт телендә урнаштыруны даими күзәтергә.
- Болар бар да кирәк, мөһим – без ике дәүләт теленә дә берүк төрле ихтирамлы мөнәсәбәт булган республикада яшибез, - дип ассызыклады Ринат Фәсахов. – Бу турыда закон да шулай куша һәм без аны тайпылусыз үтәргә тиешбез.
Нет комментариев