Илдуловлар СВО сугышчысына мотоцикл бүләк итте
Яңа Чишмә районында яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәүче Россия хәрбиләренә гаҗәеп бердәмлек һәм ихласлык белән ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр.
Чуаш Чабаксары авылыннан Людмила һәм Сергей Илдуловлар гаиләсенең гамәлләре чын патриотизм һәм үзара ярдәмләшүнең чираттагы ачык мисалы булды.
Ярдәм тарихы гади башлана. Илдуловлар СВОчыларның берсенең әнисеннән улының ышанычлы мотоциклга ихтыяҗы барлыгын белеп алалар. Илдуловлар икеләнеп тормыйча һәм озакка сузмыйча карар кабул итәләр: куәтле, ышанычлы, катлаулы шартларда куллану өчен идеаль туры килә торган «Эндуро» класслы яңа мотоцикл сатып алалар.
«Без читтә кала алмадык, – ди Людмила Илдулова. - Анда, алгы сызыкта, егеткә эш өчен чыннан да шундый техника кирәклеген белгәч, бернинди икеләнү булмады. Моның безнең яклаучылар өчен никадәр кирәк икәнен беләбез. Иң мөһиме, аңа бурычларны үтәргә һәм өйгә кайтырга ярдәм итсен»
Якын арада Яңа Чишмәдән гуманитар йөк белән озак көтелгән «Эндуро» да билгеләнгән урынга китәчәк.
Бу – Чуаш Чабаксарында яшәүче Илдуловларның күп балалы гаиләсеннән СВОда катнашучыларның гаиләләренә бердәнбер ярдәм түгел. Көз көне өлкән уллары алар өчен утын сатып алганнар, ә Сергей аларны гаиләләргә илтеп биргән. Яз көне Сергей СВОда катнашучыларның гаиләләренә бакчаларын бушлай сөргән. Кышын Илдуловлар аларның йорт тирәсен кардан чистарталар.
Илдуловлар гаи-ләсенә һәм барлык битараф булмаган халыкка көчегезне һәм акчаларыгызны кызганмыйча, үз бурычларын үтәүче ир-егетләребезгә ярдәм итүегез өчен рәхмәт. Мондый ихлас һәм конкрет ярдәм бәяләп бетергесез. Ул безнең сугышчыларга кирәкле әйберләр генә түгел, ә халыкның алар артында булуына, аларны көтүләренә һәм хәтерләүләренә ышаныч бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев