«Иң яхшы Яңа ел чыршысы - 2025» конкурсы
Район халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм атмосферасы булдыру һәм катнашучыларны иҗат процессына җәлеп итү максатыннан район башкарма комитеты җитәкчесе боерыгы белән район предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында «Иң яхшы Яңа ел чыршысы - 2025» II район конкурсы игълан ителгән.
Конкурска учреждение һәм предприятие тибына охшаш матур итеп бизәлгән Яңа ел чыршылары тәкъдим ителә (мәсәлән, мәдәният - музыка кораллары, һ.б.). Чыршылар РМЙ каршындагы мәйданда урнаштырылачак.
Жюри бизәлешнең оригинальлеген, эшләү техникасын, язылган табличкаларның һәм яктырту бизәлешенең булуын исәпкә алачак.
Конкурс җиңүчеләре грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк:
I урын - 10 мең сум
II урын - 7 мең сум
III урын - 5 мең сум.
Бүләкләү 27 декабрьдә районның Төп чыршысын ачу тантанасында үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев