Иң мөһиме – балаларның иминлеге
Районда юллар һәм урамнарның торышын яхшырту буенча шактый эшләр башкарылды.
Яңа уку елы башлану белән иртән һәм төштән соң урамнарда укучылар күп күренә. Аларның иминлеге ничек тәэмин ителә, әлеге мәсьәлә буенча нинди эшләр башкарылган – бу хакта район юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ринат Фәсахов белән әңгәмә кордык.
- Ринат Рифгатович, яңа уку елы башлану белән балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча мәктәп маршрутлары нигезендә хәрәкәт итү мәсьәләләре актуальләшә.
- Әйе, бу мәсьәлә даими контрольдә тора. Җәйге чорда без юлларның, автобус тукталышларының, балалар утырту урыннарының торышына инвентаризация үткәрә алдык. Өстәмә юл билгеләре кую, мәктәп һәм балалар бакчалары янында, шулай ук үзәк урамнарда җәяүлеләр кичүенең юл билгеләрен яңарту буенча шактый эшләр башкарылды.
- Билгеле булганча, балаларның хәрәкәт маршрутлары «Йорт-мәктәп-йорт» дип билгеләнә. Ул ничек башкарыла, һәр җирдә мәктәп автобуслары бармы?
- Без бу шартларны тайпылышсыз үтәргә тырышабыз. Безнең районда 10 мәктәп автобусы бар, алар 11 маршрутка хезмәт күрсәтә. Якын арада 35 урынга исәпләнгән тагын бер яңа автобус алу көтелә, ул Чуаш Чабаксары – Екатерина Бистәсе – Яңа Иванаево – Яңа Чишмә (гимназия) маршруты буенча йөриячәк. Автобус хәзер «Көнбатыш» микрорайонына да керә, анда тукталыш урыны ясалган.
Автобус йөртүчеләрнең түбән хезмәт хакы мәсьәләсе бар иде, хәзер ул хәл ителде, хезмәт хакы 75% ка күтәрелде.
Автобуслар хәрәкәте маршрутлары, шул исәптән - «ГЛОНАСС-112» ЕГИСка тоташтырылган тахограф һәм борт навигация җиһазларының эшләве даими контрольдә тотыла. Балаларны һәрвакыт укытучылар озатып йөри.
- Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм юлларның сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында нәрсәләр эшләп булды?
- Аз эшләмәдек. Район үзәгендә 8 җәяүлеләр өчен проекцияле кичүләр урнаштырылды, «Көнбатыш» микрорайонында Тукай, Савельев, Рябиновая, Новоселов урамнарына асфальт җәелде, берничә урамга вак таш түшәлде. Черемухово, Петропавел Бистәсе, Чуаш Чабаксары, Әдәмсә, Зирекле авылларының кайбер урамнары норматив хәлгә китерелде, шулай ук асфальт юлларда чокырларга зур күләмдә ремонт ясалды.
- Календарьда – сентябрь ахыры. Юлларны һәм урамнарны көзге-кышкы чорга әзерләргә вакыт җитте.
-Бик дөрес. Якын арада авыл җирлекләрендә юл-урам челтәрен кышын тәртиптә тотуда хезмәт күрсәтүче оешмалар белән агымдагы ел ахырына кадәр дә, 2026 елга да контрактлар төзергә кирәк булачак.
Техник бирем буенча, подряд оешмасы тулы күләмдә инерт материаллар һәм реагентлар (ком-тоз катнашмасы, тоз, ком һ.б.), шулай ук кирәкле махсус техника булуны тәэмин итәргә тиеш. Без боларның барысын да контракт төзегәндә җентекләп исәпкә алачакбыз.
- Эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт Сезгә, Ринат Рифгатович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев