Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Иң мөһиме - халык иминлеге

Яңа Чишмә районы террорчылыкка каршы комиссиянең (ТКК) чираттагы утырышында кешеләр иминлеген тәэмин итү һәм учреждениеләрнең сакланышы мәсьәләләре каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Алдагы утырышта кабул ителгән беркетмәнең үтәлеше турында ТКК секретаре Айгөл Глазунова мәгълүмат бирде, аның барлык пунктлары, нигездә, үтәлгән.
Красный Октябрь һәм Архангел авыл җирлекләре территорияләрендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эшчәнлегенең торышы турында әлеге АҖ башлыклары Владимир Захаров һәм Нина Сердюк җиткерде. Алар билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләләр авыл җирлеге башкарма комитетларының даими контролендә тора, ай саен кеше яшәми торган торакларны, шулай ук чит затларны яки пропискасыз яшәүчеләрне ачыклау максатыннан торак секторына тикшерүләр үткәрелә. Бу сораулар даими рәвештә җыеннарда һәм җыелышларда күтәрелә.
Җирлекләрдә милләтара мөнәсәбәтләр тыныч, конфликтлар һәм каршылыклар юк. Мәгариф, мәдәният, дини учреждениеләрдә һәм халык арасында даими профилактик эш алып барыла.
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен әзерләү һәм үткәрү чорында террорчылык күренешләрен профилактикалау чаралары турында ЭЭБ начальнигы Александр Митрясов хәбәр итте. Бу көннәрдә көчәйтелгән нарядлар эшләячәк, кешеләр күпләп була торган объектларда һәм районның мәгариф учреждениеләрендә террорчылыкка каршы сакланыш тикшереләчәк.
Мәдәният объектларының террорчылыкка каршы торышы турында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Галина Носова сөйләде. Кибердружина эше турында хисап белән иҗтимагый тәртипне саклау буенча яшьләр һәм мәктәп оешмалары үзәге директоры Дарья Селиверстова чыгыш ясады.
Утырыш ахырында аерым игътибар категориясе затлары белән эшләү буенча Ведомствоара эшче төркем составына үзгәрешләр кертелде һәм 2023 елга ТККның эш планы расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев