Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды
Яңа Чишмә районы прокуратурасы мәгариф бүлеге белән берлектә «Прокурорлар балачак сагында» дигән рәсем ясау конкурсы үткәргәннәр.
Конкурска районыбызның дистәләгән укучылары үз рәсемнәрен җибәргәннәр.
Район хакимияте бинасында үткәрелгән атналык планеркада район прокуроры Руслан Гыйзәтов һәм мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина конкурска нәтиҗә ясадылар.
Беренче урынга Яңа Чишмә урта мәктәбе укучысы Алена Цыплакова лаек булды, икенче урында - Яңа Чишмә башлангыч мәктәбеннән Виктория Суслова, өченчедә - Яңа Чишмә гимназиясеннән Екатерина Елисеева. Аларга җиңүчеләр дипломнары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Конкурста катнашучы башка балалар да бүләксез калмадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев