Ир-егетләрне котладылар
21 февральдә Яңа Чишмә РМЙ да Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы оешкан һәм тантаналы төстә үтте.
Чара башланыр алдыннан экранда сугышчы-интернационалчыларның, аларның әти-әниләренең хәтер-хатирәләре күрсәтелде, аннан соң ир-атлар вокаль төркеме башкаруында “Россию строят мужики” патриотик җыры яңгырады.
Район башлыгы Вячеслав Козлов, аның урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова залда утыручыларның барысын да бәйрәм белән котладылар. “Ватанны саклаучылар көне – чын ир-атлар бәйрәме. Бу көнне без, иң беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең бәйсезлеге өчен көрәшкән ветераннарыбызның батырлыгы турында, шулай ук Ватан алдындагы бурычларны үтәгән Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә, башка “кайнар нокталарда” катнашкан ир- егетләребезне искә алабыз”, - дип билгеләп үтте район башлыгы. Ул һәммәсенә дә исәнлек-саулык, иминлек теләде, сугышчы интернационалчылар Виктор Калмыковка, Наил Лотфуллин, Владимир Хорьков, Николай Суслов, Ришат Сөләйманов, Михаил Сухоруков, Наил Фәттахов, Илсур Хәбибуллин, Сергей Хорьков һәм Сергей Филатовка Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бу көнне шулай ук хөрмәткә лаек хезмәткәрләрне дә билгеләп үттеләр. “Архангельское” КФХ ның ТСФ мөдире Сергей Старовка һәм “Игенче” ҖЧҖ механизаторы Владимир Якимкинга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары, янгын сүндерү һәм коткару бүлеге командиры Рафаэль Нәҗиповка һәм район суды инженеры Артем Абрамовка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәм чарасын алып баручылар тормыш иптәшләре вафатыннан соң өметсезлеккә бирелми ялгызлары гына балаларын тәрбияләп үстергән, яхшы белем биреп олы тормыш юлына чыгарган олы йөрәкле ике ир кеше турында сөйләделәр, бүген балалары әтиләренә бик рәхмәтле. Бу Чертуш авылыннан Рафик Нәгыймов һәм Әдәмсәдән Владимир Нестеровлар. Аларны сәхнә түрендә Надежда Попкова бәйрәм белән котлады һәм олы рәхмәт сүзләре җиткерде.
Яңачишмәлеләр алдында әлеге бәйрәм алды көнендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” зона конкурсы җиңүчеләре Виктор Калмыков һәм Максим Сальцин, шулай ук мәдәният хезмәткәрләре, район АМЙ һәм клублары иҗат төркемнәре чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев