Иске покрышкаларга — яңа тормыш
Район яңалыклары

Иске покрышкаларга — яңа тормыш

Яңа Чишмәнең контейнер мәйданчыкларында еш кына иске автопокрышкалар, төзелеш чүп-чарлары, куак ботакларын күрергә була.

Ботаклар һәм төзелеш чүп-чарлары көнкүреш калдыклары булып саналмый. Аларны бакларга ташларга ярамый — бу төзекләндерү кагыйдәләрен бозу санала.

Яңа Чишмәнең контейнер мәйданчыкларында еш кына иске автопокрышкалар, төзелеш чүп-чарлары, куак ботакларын күрергә була.

Иске шиннарга аерым игътибар итү кирәк. Күпләр резина черер дип уйлый. Ләкин бу алай түгел. Резинаның таркалу чоры 150 елга кадәр җитә. Таркалу процессында алар туфракка һәм һавага агулы матдәләр һәм авыр металлар бүлеп чыгаралар. Бер шина 10 литрга кадәр грунт суын агуларга сәләтле! Бу экологиягә һәм безнең сәламәтлеккә турыдан-туры зыян.

Моңа бәйле рәвештә «Татнефть» ГАҖ «Экологик иминлекләр» милли проекты кысаларында экологик проект тормышка ашыра: иске автопокрышкаларны җыя һәм эшкәртә. Җирне агулау урынына шиннарны икенче тапкыр эшкәртүгә җибәрәләр һәм алар икенче тапкыр кулланылышка керә.

Покрышкаларны «Яңа Чишмә ТКХ» МУПына дүшәмбедән җомгага кадәр 8 дән 17 сәгатькә кадәр тапшырырга була. Халык өчен дә, оешмалар өчен дә бушлай.

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев