Юл хәрәкәте кагыйдәләре юлда үзеңне ничек тотарга өйрәтәчәк
Район яңалыклары

Юл хәрәкәте кагыйдәләре юлда үзеңне ничек тотарга өйрәтәчәк

ЮХИ ДБУ инспекторы Айрат Сатдаровның мәктәп укучылары алдында чыгышы.

«Исәнмесез, кадерле укучылар!
 Уку елының икенче чиреге тәмамлана. Сез мәктәп дәреслекләреннән бик күп яңа мәгълүматлар белгәнсездер, ә юлда үзегезне ничек итеп дөрес тотарга икәнен сезне юл хәрәкәте кагыйдәләре өйрәтәчәк.
Маршрутыгыз куркынычсыз булсын өчен, сез түбәндәгеләрне эшләргә тиешсез:
1. Юлның уң ягына чыгып, тротуарлардан гына йөрегез.
2. Тротуарлар, җәяүлеләр юлы яки юл кырые (обочина) булмаган очракта, транспортны күрү һәм вакытында читкә китү өчен, юл читеннән машиналар хәрәкәтенә каршы барырга кирәк.
3. Юл аша юл тамгалары белән билгеләнгән яки «Җәяүлеләр кичүе» дигән билге урнаштырылган җәяүлеләр кичүеннән генә, ә билгеләре куелмаган «перекрестоктан» - тротуар линияләре буенча, йөгермичә генә чыгарга кирәк.
4. Җайга салынмый торган җәяүлеләр кичүләрендә, тротуардан юлга чыгар алдыннан, анда машиналар булмауга инанырга кирәк. Юлның машиналар йөри торган өлешендә туктап калмаска киңәш ителә.
5. Хәрәкәт җайга салынган урыннарда юл аша бары тик светофорның яшел уты янганда гына чыгарга кирәк. Светофорның яшел уты сүнгәнче юл аша чыгып өлгермәгән җәяүлеләр, аның кабат кабынуын юл уртасында көтәргә тиешләр.
6. Җәяүлеләр кичүе билгеләнмәгән һәм хәрәкәт көйләнмәгән урыннарда җәяүлеләр юл аша чыкканчы, юлда барган транспортны үткәрергә тиешләр.
7. Юл янында уйнау тыела, моның өчен йорт ишегалларында махсус балалар мәйданчыклары бар.
Ә хәзер яшьтәшләрегезнең ни сәбәпле юл-транспорт һәлакәтләренә юлыкканнары турында сөйлисем килә:
-юл аша як-якка карамыйча чыга башлыйлар;  
- юл янында уйныйлар, кинәт юлга йөгереп чыгалар;

-эңгер-меңгердә караңгы төстәге автомобильне күрмичә калалар;
-машина йөртүченең борылыш сигналлары бирүенә игътибар итмиләр;            
-светофор сигналларына буйсынмыйлар;
-яктылыкны кире кайтаручы элементлар кулланмыйлар.
Әти-әниләрегездән үзегезгә яктылыкны кире кайтаручы элементлары булган киемнәр, шулай ук киемгә яки мәктәп сумкасына эләктереп куя торган фликерлар сатып алуларын сорагыз. Шуны исегездә тотыгыз - әгәр дә сез юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәсәгез, шоферлар сезне һәрчак күрә алачак».


Нет комментариев