Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Юл хәрәкәте кагыйдәләре - уен формасында

Яр Чаллының «Калейдоскоп» театры «Игътибар – балалар!» профилактика акциясендә катнашты.

Чара «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Нурлат шәһәрендәге идарәсе һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе ярдәмендә узды.

Артистлар район мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Аның төп максаты - балаларга юл куркынычсызлыгының мөһимлеген искә төшерү. Спектакльнең якты һәм эмоциональ форматы яшь тамашачыларга светофор сигналларын күзәтеп тору, юл аша дөрес чыгу һәм аларның иминлеге өчен өлкәннәрнең җаваплылыгын аңлау кебек мөһим кагыйдәләрне истә калдырырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев