Юллардагы куркынычсызлык өчен бөтенебез җаваплы
Җәйге каникул чорында балалар катнашында самокатларда һәм мотоциклларда булган юл-транспорт һәлакәтләре саны сизелерлек арта.
Быел яз һәм җәй айларында республикада балалар зыян күргән дистәләгән юл-транспорт һәлакәте очрагы булган. Кызганычка каршы, Яңа Чишмә районында да бер юл-транспорт һәлакәте бар (Шахмай), анда мотоциклчы бер баланы бәрдергән һәм аның бот сөяге сынган.
- Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең барлык утырышларында без, беренче чиратта, балаларның юл-транспорт имгәнүенә юл куймау мәсьәләләре буенча фикер алышабыз, - ди комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Егор Тарнавский. - Барлык хезмәтләрнең һәм ата-аналарның игътибарын шуңа юнәлтәбез.
Хәзер, җәйге чорда, бу мәсьәләләр аеруча актуаль. Кичләрен район үзәге һәм башка торак пунктлар урамнарында балалар ИМЧда (индивидуаль мобильлек чаралары) – электр самокатлары, скутерлар, мопедлар һ.б.да йөриләр һәм еш кына кагыйдәләрне бозалар, тизлекне арттыралар, машина юлына чыгалар.
- Мин әти-әниләргә мөрәҗәгать итәм, - дип дәвам итә Егор Александрович, - әгәр балага самокат сатып алганнар икән, аны күзәтеп торыгыз, балалар егылу ихтималы булганга саклану чаралары (шлемнар, тезлекләр һ.б.) сатып алыгыз. Без балаларны электр самокатларыннан, мопедлардан, велосипедлардан мәхрүм итәргә чакырмыйбыз. Ләкин бала нәрсә ярый, нәрсә ярамаганын төгәл белсен өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк.
Безнең сөйләшүгә район ЮХИДИ идарәсе башлыгы Александр Мокеев та кушылды, ул ИМЧлар белән идарә итү кагыйдәләрен искә төшерде.
- 7 яшькә кадәрге балалар бары тик олылар озатуында гына, тротуарларда һәм җәяүлеләр зонасы чикләрендә генә йөри ала, 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар шулай ук тротуарларда, велосипед юлларында һәм җәяүлеләр зонасы чикләрендә генә йөри ала, ә 14 яшьтән өлкәнрәк балаларга юл кырыеннан яисә юлның уң ягында йөрергә рөхсәт ителә, - дип билгеләп үтте ул. - Хәрәкәт тизлеге сәгатенә 60 км дан артмаска тиеш һәм ИМЧ тормоз системасы һәм фаралар белән җиһазландырылырга тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгәндә, баланың ата-анасына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелә.
- Районыбызда юлларда иминлекне тәэмин итү өчен шактый зур эш башкарыла, - диде Егор Тарнавский. – Барлык җәяүлеләр өчен юллар яңартылды, өстәмә юл билгеләре куелды, ясалма тигезсезлекләр куелды, юллар ремонтланды, районның барлык урамнарында яктырткычлар бар.
Әңгәмә азагында район башкарма комитеты җитәкчесе ассызыклаганча, каникул вакытында балалар төрле чараларга җәлеп ителергә тиеш, моның өчен бездә балалар спорт мәйданчыклары, мәктәп яны лагерьлары эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев