ЮТҺ корбаннары истәлегенә багышлана
Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья ЮТҺ корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. 2024 елда бу истәлекле дата 17 ноябрьгә туры килә.
Черемухово урта мәктәбендә әлеге кайгылы вакыйгага багышланган чара узган.
Укучылар һәм аларның әти-әниләре алдында «ЮХИ» ДБУның профилактика бүлеге начальнигы Г.Ф. Кәбирова чыгыш ясаган.
Үз чыгышында Г.Кәбирова балаларга ЮТҺләр килеп чыгу куркынычының төп факторлары турында сөйләгән. Ул җәяүлеләрнең юл аша чыгу кагыйдәләрен үтәмәүләре, машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның иминлек каешларын эләктермичә йөрүләре, шоферларның транспорт белән исерек хәлдә идарә итүләренә игътибарны юнәлткән.
Ул юлларда гомереңне саклап калу өчен җаваплылык машина йөртүчеләргә генә түгел, һәрберебезгә дә йөкләнә, дип ассызыклаган. Г.Кәбирова балаларны урамнарны кичкәндә игътибарлы һәм сак булырга, ә ата - аналарны машиналар юлында балаларының үз-үзләрен тотышын контрольдә тотарга һәм аларга шәхси үрнәк күрсәтеп, куркынычсызлык күнекмәләрен өйрәтергә өндәгән.
«Светофорик» ЮИД отряды җитәкчесе Регина Уфандеева «Беренчеләр хәрәкәте» командасы белән «Дөнья күгәрчене» дигән мастер-класс үткәргән.
Без һәр фаҗиганең очраклы булмавын истә тотарга тиеш. Аварияләрнең сәбәпләре байтак, әмма иң мөһиме - кеше факторы.
Чарада катнашучылар ЮТҺ корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев