Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

«Кайгырту» үзәге һәрьяклап социаль хезмәтләр күрсәтә

«Кайгырту» ХСХКҮ социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган район халкына ярдәм күрсәтә.

«Кайгырту» ХСХКҮнең 2023 елдагы эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында үзәк директоры вазыйфаларын башкаручы Наталья Зубатова сөйли.
Үзәк структурасына өйдә социаль хезмәт күрсәтү, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре керә.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан 155 өлкән яшьтәге һәм даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ инвалидларга социаль хезмәтләр күрсәтелгән. 2023 елда 120 меңнән артык социаль-медицина һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтелгән.

«Кайгырту» үзәгенең эшче төркемнәре ел дәвамында социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыкны ачыклау максатыннан өйләрдә булганнар. 80 яшьтән өлкәнрәк 290 ялгыз яшәүче гражданнарга янгын куркынычсызлыгы һәм социаль мошенниклык буенча белешмәлекләр бирелгән һәм инструктажлар үткәрелгән.

Бүлек даими рәвештә «Юбилярларны хөрмәтләп» дип аталган акцияләр үткәрә, 80, 85, 90, 95 яшьлекләре белән котлый. Шулай ук «Язгы һәм көзге игелеклелек атнасы» акцияләре, өлкәннәр һәм инвалидлар ункөнлегендә ишегалларын җыештыру оештырыла.

«Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Кайгырту» үзәге 65 яшьтән һәм өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру өчен РҮХгә алып килүне һәм кайтаруны оештыра. 2023 елда 1270 кеше китерелгән.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә 43 гаилә социаль хезмәтләр ала, аларда 86 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.

2023 елда аларга 1400 хезмәт күрсәтелгән. Хезмәтләр арасында — ата-аналарны эшкә урнаштыру, җәйге чорда яшүсмерләрне эшкә урнаштыру, алкогольгә бәйлелектән дәвалануда ярдәм итү һ.б. Социаль хезмәтләр алучы гаиләләрдәге балалар белән спорт-сәламәтләндерү чаралары үткәрелә, шулай ук мондый гаиләләрдәге балалар мәктәп яны лагерьларына, «Факел» һәм «Аҗаган» лагерьларына йөриләр.

«Кайгырту» үзәге каршында «Йолдыз» волонтерлык хәрәкәте оештырылган. Ишегалларын төзекләндерү буенча «Ветераннар янәшәдә генә яши», «Георгий тасмасы», «Игелек визиты» һ. б. акцияләр уздырылган.

«Өмет җилкәннәре» гранты акчасына җиһазлар сатып алына, сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән чаралар үткәрелә.

2023 елда күп балалы, аз керемле һәм имин булмаган гаиләләргә 196 рейд үткәрелгән. Янгын куркынычсызлыгы чараларына (2015 елдан 2023 елга кадәр 575 йортта 1864 янгын хәбәрчесе урнаштырылган), электр һәм газ белән тәэмин итүгә, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар булу-булмауга аерым игътибар бирелә.

Агымдагы елга бурычлар булып өлкәннәрне диспансерлаштыру буенча «Өлкән буын» проектын дәвам итү, 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең даими рәвештә өйләренә барып йөрү, «Өлкән кешене гаиләгә тәрбиягә алу» проектын гамәлгә ашыру һәм социаль хезмәтләр күрсәтүне тагын да яхшырту буенча башка мөһим мәсьәләләр тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев