Казан ярминкәсендә яңачишмәлеләрнең кереме – 600 мең сум тирәсе
Район яңалыклары

Казан ярминкәсендә яңачишмәлеләрнең кереме – 600 мең сум тирәсе

Шимбә көнне, 1 октябрьдә, Яңа Чишмә эшмәкәрләре Казанда чираттагы ярминкәдә катнашканнар.

Башкала халкына ит (сыер, ат, сарык ите), сөт һәм сөт продукциясе, бал, кош-корт түшкәләре, ашлык, яшелчәләр һ. б. тәкъдим ителгән.

Акъяр, Черемухово һәм Екатерина авыл җирлекләре вәкилләре дә үз продукцияләрен алып килгәннәр.

Яңачишмәлеләрнең кереме 575 мең сум тәшкил иткән. Казанда киләсе ярминкә - 15 октябрьдә.

 


Нет комментариев