Казанда чираттагы ярминкә үтте, киләсесе - 10 октябрьдә
Район яңалыклары

Казанда чираттагы ярминкә үтте, киләсесе - 10 октябрьдә

Казанда үткән чираттагы ярминкәдә Акбүре, Буревестник һәм Черемухово АҖ катнашты. 25 сәүдә һәм 2 җәмәгать туклануы ноктасында эшмәкәрләр сату иттеләр. Казанлылар ит, кош ите, сөт ризыклары (бигрәк тә эремчек), бал, ысланган ризыклар, яшелчәне (бигрәк тә кабак) үз иттеләр. 3 тоннадан артык ит, 2 тонна чамасы бәрәңге һәм яшелчә, 70 түшкәдән...

Казанда үткән чираттагы ярминкәдә Акбүре, Буревестник һәм Черемухово АҖ катнашты. 25 сәүдә һәм 2 җәмәгать туклануы ноктасында эшмәкәрләр сату иттеләр.
Казанлылар ит, кош ите, сөт ризыклары (бигрәк тә эремчек), бал, ысланган ризыклар, яшелчәне (бигрәк тә кабак) үз иттеләр.
3 тоннадан артык ит, 2 тонна чамасы бәрәңге һәм яшелчә, 70 түшкәдән артык кош ите (барлыгы 1,3 млн.сумнан артык) сатылды. Казанлылар бушлай тамак ялгый - камыр ризыклары белән чәй дә эчә алдылар.

Нет комментариев