ТР Рәисе Указы белән Шахмай авыл җирлеге советы депутаты Гомәр Мөхәммәт улы СӨЛӘЙМАНОВ «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.
Әлеге югары бүләккә ул республиканың социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.
Гомәр Сөләймановны лаеклы бүләге белән котлыйбыз, нык сәламәтлек һәм җәмәгать эшләрендә уңышлар телибез.
Нет комментариев