Авыл җирлекләре башлыклары белән үткән киңәшмәдә сүз район торак пунктларында янгын куркынычсызлыгы торышы турында барды. Киңәшмәне район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.
.jpg)
Агымдагы елда республикада кешеләр үлеме белән янгын чыгу очраклары ешайды (бәхеткә, безнең районда андый очраклар булмады). Янгыннарның төп өлеше шәхси секторга туры килә һәм алар газ белән (мич ягып) җылыту һәм электр җиһазлары төзелеше һәм алардан файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга.
Шул сәбәпле районда дәүләт янгын күзәтчелеге, газ хезмәте, “Кайгырту” ХСХКҮ хезмәткәрләре тарафыннан “хәвеф төркеменә” керүче (уңышсыз гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр, күпбалалы гаиләләр) яшәгән торак пунктлар буенча профилактик рейдлар үткәрелә.
Киңәшмәдә янгын куркынычсызлыгы торышы һәм профилактик төркем рейдлары барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында Петропавел, Буревестник һәм Зирекле АҖ башлыклары информациясе тыңланды.
Янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Илнур Госсаметдинов үткәрелә торган рейдлар, инструктажлар, күп балалы гаиләләргә янгын хәбәр иткечләр урнаштыру һәм белешмәләр тапшыру турында сөйләде. Ул өйләрдә, кагыйдә буларак, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуны (үтәмәү) билгеләп үтте, аерым алганда, челтәр адаптерларына зур йөкләнеш салуга китерүче электр үткәргечләрнең тиешенчә хәлдә булмавы, аны изоляцияләүне бозу, төзек булмаган розетка һәм выключательләр, асылынып торган үткәргечләр. Мич белән җылытуга килгәндә – мич чыгарганда (кирпечтән өйгәндә) киткән кимчелекләр, бүлемнәрнең, мичләрдә һәм төтен юллыкларында аралыкларның булмавы.
Илнур Госсаметдинов шулай ук янгын куркынычы зур булган чор якынлашуы турында да сөйләде, бу коры үләннәрне, урман посадкаларында, салам эскертләре калдыкларын яндырганда ут кабу очраклары булырга мөмкин. Әлегедәй ут кабынып китүләр янгын буларак бәяләнәчәк һәм гаепле кешеләр адм. җаваплылыкка тартылачак.
Районның газ хезмәте җитәкчесе Владимир Дунаев газ җиһазларын тикшерү нәтиҗәләре, газ плитәләре һәм мичләреннән файдалану срогы чыккан абонентларга белдерү кәгазьләре бирү турында җиткерде.
Киңәшмәгә йомгак ясап Ринат Фәсахов яз җитү белән янгыннар чыгу куркынычы артуын ассызыклады һәм шуңа күрә уяулыкны арттырырга, бәхетсезлек очракларын һәм янгыннарны булдырмас өчен профилактик төркемнәр эшен дәвам итәргә кирәк.
Азат Мусин
Нет комментариев