Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Кибеттән урлаучыларны Яңа Чишмә ЭЭБ хезмәткәрләре тоткарлаган

ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 33 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Урлау

2024 елның 22 мартында 14.06 сәгатьтән 14.20гә кадәр Түбән Камада яшәүче ике кеше Ленино авылындагы «Пятерочка» кибетеннән 3 мең сумнан артык товар урлаган. Ләкин полиция хезмәткәрләре тарафыннан оператив рәвештә тоткарланалар.

Кыйнау

2024 елның 1 мартында Архангел Бистәсендәге йортларның берсендә исерек хәлдәге гр-ка З. әрләшкән вакытта гр. Б.-ның битенә суккан.
3 март көнне дә ул тагын исерек килеш, гр. Б.-ның хатынына да суккан, шулай итеп, икесенә дә тән җәрәхәтләре китергән.

Компьютер мәгълүматларына законсыз керү

Билгесез кеше 8 апрельдә РФ Дәүләт хезмәтләре порталын кулланып, гр. Н.-ның шәхси кабинетка керә һәм шәхси мәгълүматларны блоклый.

Руль артында исерек

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 52 шофер адм. җаваплылыкка тартылган, шул исәптән икесе - исерек килеш а/м белән идарә иткән өчен. Алар Түбән Кама һәм Аксубай кешеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев