Кичә иртән Яңа Чишмәдә ике җиңел машина бәрелешкән
20 февральдә Яңа Чишмә авылы үзәгендә светофор янында юл-транспорт һәлакәте булган.
Иртәнге һәлакәт турында ЮХК инспекторы, өлкән лейтенант Алексей Кадыймов хәбәр итте.
Яңа Чишмә ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре һәлакәт урынына чыкканнан соң, бәрелешү нәтиҗәсендә «Renault Duster» һәм «Hyundai Sonata» автомобильләренә механик зыян килүен ачыклаганнар. Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев