Кинога бару, яисә иске Яңа ел теләкләре үтәлә…
Район яңалыклары

Кинога бару, яисә иске Яңа ел теләкләре үтәлә…

«Кайгырту» ХСХКҮ белгечләре үз карамагындагыларга фильм карауны оештырганнар.

«Иске Яңа ел - иске чор традицияләрен һәм хәзерге гадәтләрне үз эченә алган бәйрәм. Кешеләрнең күбесе өчен бу - яраткан бәйрәмне икенче тапкыр бәйрәм итү өчен сәбәп. Иске Яңа ел алдыннан да төрле могҗизалар була һәм теләкләр тормышка аша. Һәм менә Иске Яңа ел бәйрәме алдыннан «Кайгырту» ХСХКҮнең социаль педагоглары район киночелтәре белән берлектә  сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен көндезге төркемгә йөрүчеләрнең теләкләрен тормышка ашырырга, ягъни аларны кинога алып барырга карар иткәннәр. 

...Кинозалга керер алдыннан аларны Кыш бабай белән Кар кызы һәм ел символы - Куян каршы алдылар. Алар кунакларны бәйрәм белән котладылар, ә тегеләре исә, үз чиратларында яңа ел җырларын җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр. Аннары кинотеатрга килүчеләр «Чебурашка» фильмы персонажы белән бергә балачак дөньясына сәяхәт кылдылар. Фильм кунакларыбызга бик ошады һәм алар безнең кинозалга тагын да килербез дип кайтып киттеләр». Бу хакта редакциягә  Яңа Чишмә киночелтәре мөдире Люция Минһаҗева хәбәр итте.


Нет комментариев