Яңа Чишмә районында коррупциягә каршы көрәш буенча эш координациясе буенча комиссиянең чираттагы утырышында берничә җитди һәм көнүзәк мәсьәлә карап тикшерелде.
Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Утырыш эшендә район прокуроры Алексей Парамонов һәм ТР буенча РФ СК СУ Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Фәнис Шәйхетдинов катнашты.
Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темников ТР да (аерым алганда Яңа Чишмә районында да) дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш буенча чараларны тормышка ашыру барышы мониторингы турында җиткерде.
2015 ел нәтиҗәләре буенча республикада коррупцион юнәлештәге 1234 җинаять теркәлгән (Яңа Чишмә районында 1 җинаять). Ачыкланган тулаем санның 842 се дәүләт властенә һәм хезмәтләр мәнфәгатьләренә каршы җинаять булып тора, шуның 124 е - вазыйфаи вәкаләтләрдән усал нияттә файдалану, 436 сы - ришвәтчелек.
- Икътисадның төрле тармаклары буенча ачыкланган вазыйфаи җинаятьләр түбәндәгечә бүленә: күчемсез дәүләт милке белән эш итү - 289 җинаять; мәгариф өлкәсе - 32 җинаять; сәламәтлек саклау һәм социаль тәэмин итү - 89; төзелештә - 18, авыл хуҗалыгында - 10 җинаять.
2015 елда ачыкланган коррупция юнәлешендәге җинаятьләр тарафыннан 905466 мең сумлык зыян китерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 95759 мең сумлык матди зыян ирекле рәвештә капланган (түләнгән), 15561 мең сумлык милек, кыйммәтле әйберләр, акчалар алынган. Тәэмин итү чараларында 1099178 мең сумлык мөлкәткә арест салынган.
Алга таба кече һәм урта бизнес субъектларының эшмәкәрлек эшчәнлеген үстерү һәм булышлык күрсәтү буенча башкарма комитетның ярдәме турында район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакованың информациясе тыңланды.
2015 елда товарлар кайтартуга заказлар урнаштыруда контрольлек итү, муниципаль ихтыяҗлар өчен эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү турындагы информация белән контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин чыгыш ясады.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева җир участокларын милек итеп һәм арендага бирү, муниципаль милектән файдалануны контрольда тоту турында сөйләде.
Район прокуроры Алексей Парамонов, контроль органнар (палаталар) җитәкчеләре килеп туган мәсьәләләрне тагы да конкрет һәм оператив төстә хәл итәргә, үз өлкәләрендәге барлык закон актларын төгәл белергә тиешләр, ә прокуратура хезмәткәрләре барлык килеп туган мәсьәләләр буенча һәрчак ярдәм итәргә әзер, дип билгеләп үтте.
Утырыш азагында район башлыгы Вячеслав Козлов тагын бер кат Совет һәм башкарма комитет бүлекләре начальникларының, Палата рәисләренең игътибарын үз вазыйфаларын грамоталы, төгәл һәм оператив төстә башкарырга кирәклегенә басым ясады, җирне, муниципаль милекне арендага бирү, товарлар кайтартуга, эшләр башкаруга һәм хезмәтләр күрсәтүгә контрактларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләргә аерым игътибар итү кирәклеген билгеләп үтте.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев