Коллектив бердәм эшли
Электр челтәрләре коллективы җыелышында район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.
Хисап җыелышлары
Районның авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары, оешма-предприятиеләрнең хезмәт коллективларында җыелышлар башланды. Яңа Чишмә электр челтәрләре коллективы җыелышында район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.
Коллективның 2024 елга йомгаклары һәм агымдагы елга планнары турында предприятие җитәкчесе Илнур Хисмәтуллин сөйләде. 2025 елда һава линияләрен (ВЛ) капиталь ремонтлау һәм төзү, электр үткәргечләрен һәм исәпләү приборларын алыштыру дәвам итәчәк. Интеллектуаль исәпләү приборларына өстенлек бирелә (хәзер алар барлыгы 1956), агымдагы елда тагын 117не урнаштырачаклар.
Электр челтәре хезмәте барлыгы 5848 кулланучыга, шул исәптән 910 юридик затка хезмәт күрсәтелә. Коллективта 30дан артык кеше эшли, хезмәт шартлары яхшы, хезмәткәрләр тотрыклы яхшы хезмәт хакы ала.
Аннары район башлыгы 2024 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә тукталды. Тулай территориаль продукт 30 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән 75% - нефтьчеләр өлеше.
Авыл хуҗалыгы культураларыннан бик яхшы уңыш алынды, әмма терлекчелектә терлекләрнең баш санын киметергә кирәк. Агымдагы елда авыл җирлегендә – Черемухова Бистәсендә һәм Горшково авылында - ике зур терлекчелек комплексы төзү планлаштырыла.
2025 елның 1 гыйнварена районда 13500 дән артык кеше яши (шул исәптән 1600 дән артыгы – бары тик биредә теркәлгән генә), 2024 елда 106 бала туган, 196 кеше үлгән.
2024 елда район буенча эре нефть компанияләрендә уртача хезмәт хакы 85-90 мең сум тәшкил иткән, авыл хуҗалыгы оешмаларында – 46 мең сум, бюджет учреждениеләрендә – 50 мең сумнан артык.
Узган ел районда берничә яңа объект (футбол манежы, яңа ФАП) төзелгән, кайбер социаль объектларга һәм юлларга 100 млн. сумнан артыграк суммага капиталь ремонт ясалган.
Агымдагы елда Яңа Чишмә гимназиясенә 110 млн. сумга, Зирекле участок хастаханәсенә 28 млн. сумга, суүткәргеч һәм канализация челтәрләренә 100 млн. сумга якын суммага капиталь ремонт ясау планлаштырылган. «Көнбатыш» микрорайонында нефтьчеләр һәм ятим балалар өчен шәхси торак йортлар төзү дәвам итәчәк.
Вячеслав Козлов СВОда катнашучыларга хәйрия ярдәме күрсәтүдә районның ничек катнашуы турында да сөйләде (94 млн.сумлык 90 гуманитар йөк, 57 автомобиль җибәрелгән, шушы көннәрдә тагын 4сен озатырга әзерләнәләр) һәм электр челтәрләре коллективына сугышчыларыбызга саллы хәйрия ярдәме күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Район башлыгы Илнур Хисмәтуллин җитәкчелегендәге коллективның бердәм эшен билгеләп үтте һәм агымдагы елда да уңышлар теләде.
Очрашу азагында электр челтәрләре хезмәткәрләре берничә сорау бирделәр. Аерым алганда, Акъяр - Яңа Чишмә юлы ремонтланачакмы? Әйе, агымдагы елда 4 км озынлыктагы участокка капиталь ремонт ясалачак.
Тагын берничә шәхси сорау бар иде, аларны карауны Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты контрольгә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев