Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Комиссия Яңа Чишмә районында техниканы саклауга куюны тикшергән

Тикшерү барышында техниканы кую сыйфатына аерым игътибар бирелгән.

17 ноябрьдә «Трастовая компания Татмелиорация» ААҖ генераль директоры З.Х. Сөнгатуллин җитәкчелегендәге һәм «Трастовая компания» ААҖ генераль директоры урынбасары А. Х. Рамазанов, Казан дәүләт аграр университетының кафедра мөдире В. Г. Пикмуллин, Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы  идарәсе начальнигы Л. Е. Богомолов, Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Р. В. Хисмәтуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты А. Н. Пузиков катнашындагы комиссия Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы оешмаларында ашлык җыю комбайннарын, чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатларын саклауга куюны, машина-трактор паркларының һәм ремот остаханәләренең торышын тикшергән. Тикшерү барышында техниканы саклауга куюның сыйфатына аерым игътибар бирелгән, чөнки 2022 елда булачак кыр эшләрен вакытында һәм яхшы итеп башкару шуңа бәйле. Тикшерү барышында күрсәтмәләр бирелгән һәм ачыкланган кимчелекләрне бетерү өчен вакыт билгеләнгән.

Комиссия «АгроРаздолье», «Закрома» һәм «Агро-Основа» ҖЧҖләрендә, «Козлов В.А.», «Козлов А. Е.» КФХларында техниканы озак вакытлы саклауга куюны югары бәяләгән.

Рәис Хисмәтуллин - Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча бүлекнең баш дәүләт инженер-инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев