Көн тәртибендә – хокук бозуларны булдырмау
Хокук бозуларны профилактикалау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында җинаятьчелек һәм хокук бозуларның торышы, социаль челтәрләрдә иминлек буенча өстәмә чаралар үткәрү мәсьәләләре каралды.
Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.
2025 елның 9 аенда хокук бозуларны булдырмау өчен башкарылган чаралар буенча эш йомгаклары турында Артем Зиновьев мәгълүмат бирде. Җинаятьчелек торышын анализлау 2024 ел белән чагыштырганда аларның саны кимү (117гә каршы 60), талаулар, көчләүләр булмау, шулай ук шәхескә каршы җинаятьләр кимү белән характерлана (24 тән 6 га кадәр).
Шулай да мәгълүмати технологияләр, интернет кулланып кылынган җинаятьләр, ягъни караклык, шәхси кабинетларны вату һ.б. борчу тудыра. Агымдагы елда 60 тан артык караклык, шәхси мәгълүматларга керү мөмкинлеген үзләштерү факты теркәлгән. Банк карталарыннан урлау күп, әлеге җинаятьнең ачылуы бик югары түгел. Мошенниклар халыкны алдау ысулларын камилләштерә бара, шуңа күрә даими рәвештә профилактик чаралар үткәрергә кирәк.
Агымдагы елның 9 аенда районда бер балигъ булмаган бала кылган 2 җинаять теркәлгән. Хокук бозуларга юл куймас өчен барлык субъектларга – мәгариф, яшьләр, мәдәният, Эчке эшләр министрлыгы бүлекләренә һ.б. профилактик эш алып барырга кирәк. Бу бигрәк тә социаль челтәрләрдә асоциаль юнәлештәге деструктив төркемнәр буенча җинаять җаваплылыгы темасына кагыла.
Комиссия утырышында шулай ук район административ комиссиясе секретаре Айгөл Глазунованың «Экстремизмга – юк!» айлыгы нәтиҗәләре тыңланды. Айлык чорында күп кенә чаралар үткәрелгән: террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган хәтер сәгате, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре белән инструктажлар, «Террорчылыкка – юк!» темасына китапханәләрдә, мәктәпләрдә мәгълүмати сәгатьләр, лекцияләр һәм әңгәмәләр, мәктәпләрдә бердәм дәресләр, районның православие гыйбадәтханәләрендә һәм мәчетләрендә теракт корбаннары рухларына гыйбадәт кылулар, «Забота» үзәге хезмәткәрләре тарафыннан видеофильмнар күрсәтү һ. б.
Утырышка йомгак ясап, Ринат Фәсахов әлеге мәсьәләләр, бигрәк тә балигъ булмаганнарның мәшгульлеге даими контрольдә булырга тиеш, дип билгеләп үтте. Хокук бозуларны ачыклау максатында җәмәгать урыннарында даими нигездә рейдлар үткәрүне дәвам итәргә, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар буенча мәгълүматны киң яктыртырга, социаль челтәрләрдә дистанцион мошенниклык һәм деструктив төркемнәрне булдырмау буенча профилактик чараларга аерым игътибар бирергә кирәклеге ассызыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев