Көрәшче Булат Мусин Татарстан чемпионы булды
Яңа Чишмә районының Чертуш авылы егете Булат Мусин чираттагы тапкыр милли көрәш буенча Татарстан чемпионы булды.
Узган атна ахырында Казанда көрәшчеләрнең финал ярышлары узды.
Булат Мусин Яр Чаллы көрәшчесе Егор Такарлыковны калак сөягенә салып, 101 кг га кадәр авырлык үлчәмендә җиңү яулады.
Чемпионга алтын медаль, I дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия тапшырылды.
Булат Мусин Татарстан җыелма командасына кертелгән һәм Россия чемпионатында республика данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев