Коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте
Коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышында законнарны катгый үтәү мәсьәләләре каралды. Аны комиссия рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.
Җыелучылар узган елда коррупциягә каршы тору буенча эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, шулай ук 2021 нче елга бурычлар билгеләделәр.
Утырышта 2020 елда Яңа Чишмә районы эчке эшләр органнары һәм прокуратурасының коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлеге турында докладлар тыңланды.
"Район территориясендә коррупцион күренешләрне ачыклау һәм булдырмау буенча барлык структураларда да зур эш алып барыла. Конкрет нәтиҗәләр бар, - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов киңәшмәне ачып. – Шул ук вакытта бу даими эш, дип ассызыклыйсым килә. Кызганычка каршы, без яңа фактлар теркәүне дәвам итәбез.
Бер яктан, бу, беренче чиратта, хокук саклау органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген характерлый. Икенче яктан, бу безгә әлеге мәсьәләгә нык игътибар бирүебезне күрсәтә".
Прокуратура мәгълүматларына караганда, 2020 елда коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозуның 42 очрагы ачыкланган. 20 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы кайбер оешмаларда мәнфәгатьләр конфликты өлешендә хокук бозулар, шулай ук дөрес булмаган яки тулы булмаган белешмәләр бирү очрагын ачыклаган.
Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы Эдуард Жирнов мәгълүматлары буенча, 2020 елда коррупцион юнәлештәге 2 җинаять ачыкланган.
Биредә контроль-хисап палатасының 2020 елгы эше дә тикшерелде.
Шулай ук комиссия утырышында 2021 елга эш планын да расладылар.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча карар кабул ителде, анда коррупция йогынтысына аеруча дучар булган эшчәнлек өлкәсендә коррупцион күренешләрне профилактикалауны көчәйтү кирәклеге билгеләп үтелде. Моннан тыш, бу юнәлештә хокук саклау органнары эшчәнлеген ММЧ (СМИ)да объектив яктырту буенча эшне активлаштыру кирәклеге билгеләп үтелде.
Ирина Лобачева, район башлыгы ярдәмчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев