Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

«Кош - канатына, ә кеше - гаиләгә таяна»

«Гаилә учагы» халык традицияләре семинар-фестиваленнән

«Ландыш» балалар бакчасы базасында узган семинарда район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре катнашкан. Төрле милләтләрдән булган җиде гаилә командасы үзләренең костюмнарын, шәҗәрәләрен күрсәтү, балаларны борынгы милли уеннарга өйрәтү, милли эксклюзив ризыклар әзерләү һәм тәкъдир итү буенча биш иҗади сынауда көч сынашкан.  

Боларның барысы турында да безгә «Ландыш» балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина сөйләде.            

     
-«Ландыш» балалар бакчасында тәрбияләнүче Хәсәнова Назлының гаиләсе алтынчы буынга кадәр булган шәҗәрәне тәкъдим итте. «Крепыш» балалар бакчасыннан Эрик һәм Нарек Туманян һәм «Ландыш» балалар бакчасыннан Тигран Геворгян гаиләләре «Беренче теш бәйрәме» дигән уникаль әрмән халык йоласы фрагментын күрсәттеләр. 

«Теремок» балалар бакчасында тәрбияләнүче Матвей Маланчев гаиләсенең чыгышы тамашачыларны халык мәдәниятен һәм көнкүрешен тирәнтен белүе, ә бакчада тәрбияләнүчеләрне «Тату гаилә» уены белән таң калдырды.    


 Сидоровлар (Чуаш Чабаксарыннан) һәм Быстровлар (Яңа Чишмәдән) гаиләләре «Хуплу» милли ризыгын әзерләүдә осталыкларын һәм үзләренең милли киемнәрен күрсәттеләр.
«Ландыш» балалар бакчасыннан Екатерина Завалишина гаиләсе балалар белән күңелле «Елга» уены оештырып, рус халык уеннары темасын дәвам итте. 

Барлык командалар да биремнәрне лаеклы үтәделәр, үзләренең гаилә кыйммәтләрен күрсәткән һәр катнашучы үзе өчен горурлык хисен тойды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әлеге чарада байтак яңа сүзләр һәм төрле мәдәниятләрнең кызыклы традицияләрен белделәр.  

Ә иң мөһиме, балалар төрле милләт гаиләләренең рухи ныклыгы, иҗади башлангычы һәм үз традицияләренә чиксез мәхәббәте белән бердәм булуын үзләштерделәр».    
«Бу семинар-фестиваль төрле халыкларның гасырлар буе дәвам иткән традицияләре аша балаларны рухи яктан баетуның актуальлеген ассызыклады», - дип билгеләп үтте мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча методисты Ләйсән Әхмәтшина. 

Әрмән диаспорасының җирле бүлеге вәкиле Наира Сагинян чараны әрмән мәкалендәге «Кош - канатына, ә кеше - гаиләгә таяна» дигән сүзләр белән йомгаклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев