Көзге чакырылыш башланды
1 октябрьдән көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Бу чакырылышта 3 меңнән артык татарстанлы, шул исәптән Яңа Чишмә районыннан 17 егет хезмәт итәргә китәчәк.
Октябрь башында медицина тикшерүе үткәрелгән, анда 40ка якын егет чакырылган. Аның нәтиҗәләре буенча 10 егет хәрби хезмәткә яраклы дип табылган.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның кайберләре өстәмә медицина тикшерүенә җибәрелгән.
Хәрби частьләргә беренче озату октябрь ахырында көтелә, ә 18 октябрьдә хәрби хезмәткә чакырылучылар көнен үткәрү планлаштырыла.
Сроклы хезмәт вакыты элеккечә - бер ел тәшкил итә. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да (СВО зонасындагы яңа регионнардан тыш), Россия территориясендәге хәрби частьләргә озатылачак. Хәрби хәрәкәтләр зонасына бары тик контрактчылар һәм үз теләге белән китүчеләр генә җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев