28 ноябрьгә Яңа Чишмә районыннан 11 егет хезмәт итәргә киткән.
29 ноябрьдә Яңа Чишмәдән Максим Пузиков армиягә киткән, ә 5 декабрьдә район үзәгеннән Роман Лихачев китәчәк. Шуның белән көзге чакырылыш тәмамланачак.
Кызганычка каршы, районда хәрби хезмәткә чакырылудан баш тартучылар да бар. Аларны эзләү белән полиция хезмәткәрләре шөгыльләнә.
Исегезгә төшерәбез, хәрби хезмәткә чакырылганнар СВО зонасына җибәрелмәячәк.
Нет комментариев