«Көзге игелеклелек атнасы»
24 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр районда «Көзге игелеклелек атнасы» дигән Бөтенроссия акциясе узган.
Акция кысаларында район волонтерлары Красный Октябрь АМЙның «Задорушка» вокаль ансамбле белән берлектә өлкәннәрнең өйләренә барганнар.
Аларга ныклы сәламәтлек, изге теләкләр теләп матур җырлар бүләк иткәннәр.
«Иң мөһиме, без аларның өйдә булган эшләрендә генә ярдәм итеп калмыйбыз, ә өлкәннәр белән аралашып, тарихыбызның мөһим һәм кызыклы фактларын белә алабыз. Өлкән кешегә игътибарлы булу - бу бик мөһим!»- ди волонтер Снежана Маланчева.
Игелеклелек атнасы акция булып кына калмасын, ә яшәү принцибы - кешеләргә ярдәм итеп, якыннарга җылылык, шатлык һәм елмаю бүләк итүгә әверелсен иде. Игелек кылмыйча дөньяда яшәү мөмкин түгелдер ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев