Красный Октябрь поселогында янгын чыккан
Район яңалыклары

Красный Октябрь поселогында янгын чыккан

2023 елның 6 мартында көндез, Үзәк урамда урнашкан шәхси йортта кухня янган.

Янгын сүндерүчеләр  урынга килгән вакытта (11 сәгать 17 минутта)  йорт хуҗасы янгынны үз көче белән сүндергән, янгынның башка бүлмәләргә күчү куркынычы булмаган.

Янгын нәтиҗәсендә кухня бүлмәсенә зыян килгән, асылмалы түшәм һәм стеналардагы ПВХ панельләр эрегән, кухнядагы җиһазлар һәм көнкүреш әйберләре бозылган. Шулай ук хуҗабикә -  гр-ка З.ның сәламәтлегенә зыян килгән, ул 1-2 дәрәҗә пешкән, Яңа Чишмә хастаханәсенә озатылган.


Нет комментариев