Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Красный Октябрь поселогында СВО зонасында һәлак булган сугышчы белән хушлаштылар

2 декабрьдә Красный Октябрь поселогында махсус хәрби операция барышында һәлак булган Иван Темниковны соңгы юлга озаттылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов аның әнисенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты. 

- Бу безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Иван Анатольевич үзенең хәрби бурычын батырларча үтәде һәм Ватан өчен үз гомерен бирде. Аның исеме туган авылында мәңгеләштереләчәк, безнең барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов та кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

Иван Темниковны соңгы юлга хәрбиләрчә хөрмәтләп озаттылар. Якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр!

 2 декабрьдә Красный Октябрь поселогында махсус хәрби операция барышында һәлак булган Иван Темниковны соңгы юлга озаттылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев