Красный Октябрьдә очрашу
Район яңалыклары

Красный Октябрьдә очрашу

31 июль көнне Красный Октябрь авыл мәдәният йортында халык җыелышы булып узды, анда узган елларда халык тарафыннан нинди бурычлар куелганы һәм ниләр хәл ителгәне, шулай ук быел гыйнвар аенда планлаштырылган эшләрдән ниләр эшләнгәне турында фикер алыштылар.


Җыелышта район башлыгы Вячеслав Козлов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Леонид Богомоловлар катнашты.
Красный – Октябрь авыл җирлеге территориясендә 2014-2019 елларда республика программалары буенча ниләр эшләнүе турында хисап белән авыл җирлеге башлыгы Владимир Захаров чыгыш ясады.
Элек халыкны авылда эш урыннары булдыру, инвалидларга ярдәм күрсәтү, яшь гаиләләргә торак төзү, балалар мәйданчыклары төзү, Мәктәп урамы буенча канализация белән бәйле проблемаларны хәл итү һәм ике катлы йортларда канализация торбаларын алыштыру мәсьәләләре борчый иде. Агымдагы ел башында халык җыенда җирле кибеттә яраклылык вакыты чыккан продуктлар сатуга зарланды. Икътисад бүлеге белгечләре тарафыннан яраклылык вакыты чыккан продуктларны тикшерү вакытында кимчелекләр ачыкланмады инде.  Кайбер урамнардагы йортларда су басымы да начар. Хәзер суүткәргеч системасында су басымы көйләнгән. Күп фатирлы йортларда газ казаннары автоматикасына хезмәт күрсәтү һәм һава үткәргечләрен чистарту проблемасына килгәндә, һава үткәргечләрне чистарту эшләре Яңа Чишмә ТКХ МУП тарафыннан график буенча башкарыла. Күп фатирлы торак йортларда газ казаннарына хезмәт күрсәтүне слесарь Евгений Качур башкара. Поселок янында нефть чыгаручы оешмалар тарафыннан күкертле водород агызуга кагылышлы шикаятьне нефть компаниясе җитәкчесенә җиткерделәр, мәсьәлә даими контрольдә тотыла. Халыкның башка тәкъдимнәре дә каралды һәм хәл ителде. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы халыкка соңгы елларда нинди үзгәрешләр булуын да искә төшерде:  2015 елда ФАПка ремонт ясалган;  2016 елда участок ветеринария пункты төзелгән;  2018 елда мәктәп территориясендә спорт мәйданчыгы эшләнгән, шулай ук «Солнышко» балалар бакчасы ремонтланган;  2019 елда 35 урам яктырткычын энергия саклаучы җайланмаларга алыштырганнар; Үзәк, Спорт, Болын урамнары буенча юл норматив хәлгә китерелгән.
Үзара салым акчасына бу елларда чишмәләрнең территорияләре төзекләндерелгән, Красный Октябрь һәм Новопоселенная Лебедка авыллары зиратларына коймалар куелган, Екатериновка авылы чишмәсе территориясендә су коммуникацияләре төзекләндерелгән, контейнер мәйданчыклары төзелгән, 460 метр суүткәргеч алыштырылган.
Район башлыгы Вячеслав Козлов авыл халкына авыл проблемалары турында белүен җиткерде. Бүгенге көндә иң мөһиме-чистарту корылмалары булмау һәм Гарь поселогын яктырту.  Әлеге бурычларны үтәү мөһим эшләр исемлегендә беренче булып тора һәм алар, һичшиксез, хәл ителәчәк.
Җыен ахырында авыл җирлеге башлыгы 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына сайлаулар булачагын искәртте һәм аларда актив катнашырга тәкъдим итте.  
Лариса ФЕДОРОВА.
Азат Мусин фотосы.

 


Нет комментариев