Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Куркынычсызлык дәресләре

Соңгы вакытта ил буенча һәм республикабызда мәктәп яшендәге балалар арасында квадроцикллар һәм баггиларда йөргәндә юл-транспорт һәлакәтләре очраклары ешайды.

Шуңа бәйле рәвештә, озын җәйге каникуллар алдыннан Дәүләт техника күзәтчелегенең Яңа Чишмә районы буенча бүлеге башлыгы Рәис Хисмәтуллин Шахмай урта мәктәбендә югарыда телгә алынган транспорт чараларын эксплуатацияләү буенча куркынычсызлык дәресе үткәрде.

Дәрес барышында балалар квадроцикл белән идарә итү үзенчәлекләре һәм үзләре белән нинди документлар булырга тиешлеге белән таныштылар, юл-транспорт һәлакәтенә анализ ясалды һәм Татарстанда соңгы биш елда квадроцикл белән идарә иткән балалар катнашында күңелсез статистика китерелде. Моңа кадәр мондый дәресләр Яңа Чишмә гимназиясендә һәм Яңа Чишмә урта мәктәбендә үткәрелгән иде.

Дәүләт техника күзәтчелегенең Яңа Чишмә районы буенча бүлеге шулай ук квадроцикл, багги һәм башка төр транспорт чаралары булган ата-аналарга балаларның контрольсез рәвештә мондый техника белән идарә итүенә юл куймаска чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев