Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтелгән
Яңа Чишмә районы халкы «Курскига ярдәм» хәйрия акциясенә актив кушылган.
Район учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре бер ай эчендә ВСУдан зыян күргән Курск өлкәсенең чик буе районнарында яшәүчеләр өчен 875 мең сумнан артык акча җыйганнар.
Җыелган акчалар «Ак Барс Созидание» - «Мы вместе» хәйрия фондына күчерелгән һәм Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм сатып алуга юнәлдереләчәк.
Район башлыгы Вячеслав Козлов предприятие һәм учреждение хезмәткәрләренә хәйрия ярдәме күрсәтүләре өчен рәхмәт белдергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев