Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Яңа Чишмә гимназиясендә Соңгы кыңгырау чыңлады.

26 майда ул 11 нче сыйныфны тәмамлаган 14 һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 43 укучы өчен яңгырады.

11Б – бердәнбер чыгарылыш сыйныфы – гимназиянең аерым горурлыгы, димәк, балаларның һәркайсы алтынга тиң. Тантаналы линейкага беренче булып сыйныф җитәкчеләре Гөлназ Рамазанова җитәкчелегендә унберенчеләр керде. Аннары укытучылары Дания Шәйдуллина, Тәслимә Галиуллина һәм Гөлфия Вафина белән өч тугызынчы сыйныф чыкты.

Россия һәм Татарстан гимннары астында мәктәп флагы күтәрелде, аны күтәрү хокукы 11 сыйныф укучыларына бирелде. Гимназия директоры Эльвира Гыймадиева укучылар, педагоглар һәм ата-аналарга нәсыйхәт сүзе белән мөрәҗәгать итте.

- Чираттагы уку елы тарихка кереп кала. Мәктәпкә соңгы кыңгырау чыңлаган көн ул – җәйге каникуллар башлану, ә чыгарылыш укучылары өчен  - олы тормышка аяк басу көне. Бу үзенчәлекле көн чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәңгегә истә калачак. Соңгы кыңгырау – белем алган һәм белем биргән кешеләр өчен мөһим вакыйга, - дип билгеләде ул.

Эльвира Эдуардовна укытучыларга рәхмәтен белдерде, аларның һәр  укучы тормышында роле гаять зур икәнен ассызыклады. Заман таләпләре яңа белем һәм яңа алымнар таләп итә, шуңа күрә педагогларның үз эшләреннән шатлык, укучыларның уңышларыннан канәгатьлек һәм яңа иҗади казанышлар өчен илһам алып эшләүләре аеруча мөһим.

Мәктәпне тәмамлаучыларга мөрәҗәгать итеп, директор аларның көч, энергия һәм киләчәккә планнары зур булуын билгеләп үтте.

- Мәктәп белән хушлашу – олы тормышның башы, өметләр, ачышлар һәм зур казанышлар чоры. Һәркайсыгыз куелган максатларга ирешә һәм үз потенциалын тулысынча ача алсын, бүген барлык шартлар да тудырылган. Үз көчегезгә ышаныгыз, алга барырга көчле теләк-омтылышлар сезгә һәм хәерле юлга! - диде ул.

Традиция буенча мәктәп олимпиадаларында, республика һәм бөтенроссия конкурсларында җиңүче укучыларга дипломнар һәм мактау грамоталары тапшырылды. 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучылар да күп бүләкләр алды: алар укуда, иҗатта, спорт һәм иҗтимагый тормышта үз сәләтләрен күрсәттеләр. Директор урынбасары Ирина Ермолаева быел сигез укучының аерым үрнәктәге аттестат алуга дәгъва кылуын билгеләп үтте.

 Педагоглар, чыгарылыш укучылары, укучылар һәм ата-аналарны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гүзәл Шәрапова сәламләде. Беренче укытучылар Людмила Аверьянова, Гөлназ Гыйльметдинова һәм Елена Романовадан да җылы теләк сүзләре яңгырады.

Мәктәпнең иң кечкенә укучылары – өченче сыйныф балалары -шигырьләр укыдылар һәм чыгарылыш укучыларына теләкләр язылган кәгазь «самолетлар» бүләк иттеләр. Ата-аналар коллектив сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Бөтен бәйрәм яшь пассажирларның «Безнең балачак болытлары» маршруты буенча «Балачак» аэродромыннан «Олы тормыш» аэродромына символик сәяхәте буларак төзелгән иде.

Программаның аерым блогы чыгарылыш сыйныф укучыларының үз сыйныф җитәкчеләре Гөлназ Рамазанова белән хушлашуга багышланган иде. Чын күңелдән рәхмәт сүзләре яңгырады. Укытучы һәм аның шәкертләре бергә үткәргән елларын, балаларның ничек үскәннәрен, дуслык, җаваплылык һәм зирәклеккә өйрәнгәннәрен искә төшерделәр.

Бәйрәмдә җыр-биюләр, чәчәкләр һәм бүләкләр күп булды. Бигрәк тә әти-әниләр белән вальс, укытучыларга рәхмәт җыры һәм һәр чыгарылыш укучысының беренче сыйныф укучысы белән очрашу миниатюрасы күңелне нечкәртте.

Тантананың якты мизгеле вальс булды, аның кульминациясендә төрле төстәге фаерлар кабыздылар.

Һәм менә соңгы кыңгырау чыңлатыр вакыт җитте. Мәктәпне тәмамлаучы Таһир Шакирҗанов һәм өченче сыйныф укучысы Ильвина Билалова кыңгырау чыңлатып, тантаналы рәвештә мәйдан әйләнделәр.

«Балачак» аэродромыннан «Олы тормыш» аэродромына очыш ахырына якынлашты. Бортпроводниклар – 5 класс укучылары – чыгарылыш сыйныф укучылары-пассажирларны каршы алды һәм, кулга-кул тотынышып, тантаналы линейкадан чыгып киттеләр.

Алда чыгарылыш уку-чыларының имтиханнары, ә аннары яңа тормыш башланачак. Юлларыгыз имин, очышыгыз иркен, күкләр аяз булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев