Күптән түгел булып узган мәдәният хезмәткәрләре киңәшмәсендә иң күп китап укучылар дип, нефть тармагы хезмәткәрләре аталган.
11 декабрьдә узган мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре киңәшмәсендә ҮКС директоры Светлана Мартышова китап укучыларның эшчәнлеге һәм яше буенча кызыклы статистиканы җиткергән.
Шулай итеп, район китапханәләренә өлкәннәрнең кайсылары ешрак йөри икән.
Укырга яратучыларның 25 %ы – өлкәннәр, алар романнар, повестьлар, детективлар алып укыйлар. Тагын 35 % ы - нефть өлкәсендә эшләүчеләр һәм сакчылар(охранники), алар детективлар, тарихи әдәбият белән кызыксыналар. Китап укучыларның 15%ы - журналлар һәм газеталарны үз итәләр.
«Китапларны өйгә китереп бирү» - бу мөмкинлектән укучыларның тагын 15%ы файдалана. Алар романнар, повестьлар, детективлар һәм газета - журналлар китерүне сорыйлар.
Укучыларның 10 %ы – укытучылар. Алар табигать турында, социаль һәм гуманитар фәннәр буенча китаплар белән кызыксыналар. Мондый категориядәге әдәбият тагын 5 % укучыларга кызык, бу - судта эшләүчеләр һәм Саклык банкы хезмәткәрләре.
Өлкән яшьтәге кешеләр фантастика, детективларны, тарихи әдәбиятны, романнарны, татар язучылары һәм рус классикларының әсәрләрен, поэзияне һәм туган як турындагы китапларны игътибарсыз калдырмыйлар.
Светлана Мартышова сүзләренчә, «Зөләйха» фильмы прокатка чыккач, китапханәләрдә әлеге әсәргә сорау зур булган, хәтта чиратка язылып та алганнар.
Ир-атлар арасында «Руль артында», ә хатын – кызларда «Burda» журналы популяр. Кыскасы, китапханәдә укучыларга төрле жанрдагы китаплар тәкъдим итү мөмкинлеге бар.
«Халыкны укуга җәлеп итәргә кирәк. Телевидение һәм интернет булса да, китап укуның мәдәниятне, кешенең рухи байлыгын үстерүдә роле чагыштыргысыз», - диде Ринат Фәсахов.
Нет комментариев