Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

«Ленинградлыларның батырлыгы» – Шахмай авылы музеенда тарихи дәрес

1944 нче елның 27 гыйнвары — Ленинградның камалыштан чыккан көне.

1944 нче елның 27 гыйнвары — Ленинградның камалыштан чыккан көне.

Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 82 ел тула. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр — 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы белән кереп калды.

Әлеге көн уңаеннан "Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее«нда «Ленинградлыларның батырлыгы» исемендәге тарихи дәрес узды. Чара барышында блокаданың барлыкка килү сәбәпләре, камалышта яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар: ачлык, ялангачлык, салкынлык, Ладога күле буйлап узучы данлыклы «Тормыш юлы», шул чорда Ленинградта төрле эшләрдә ярдәм итүче укучы балалар турында сөйләнде.

Дәрес ахырында Икмәккә һәрвакыт хөрмәт белән сакчыл карарга, якты тормыш, тынычлык өчен көрәшкән сугыш каһарманнарын онытмаска дигән нәтиҗә ясадык.

#МузейселаШахмайкино
#Шахмаймузее
#Новошешминскийрайон
#ШахмайкинскаяСОШ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев