Ленино авылында үз теләге белән СВО зонасына киткән Альберт Әсәдуллин белән хушлаштылар
Бүген Ленино авылында үз теләге белән СВОга киткән һәм батырларча һәлак булган Альберт Әсәдуллин белән хушлаштылар.
Альберт Ленино авылында туып үсә, аннан үз теләге белән СВО зонасына китә.
Хушлашу мәрасименә авылдашлары, район җитәкчелеге, район учреждениеләре һәм оешмалары вәкилләре җыелган иде.
Матәм митингын район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде. Ул Альбертның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты һәм Ватан патриотының исеме җирле мәктәптә мемориаль тактада мәңгеләштереләчәк, дип билгеләп үтте.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов, Чистай һәм Яңа Чишмә районнарының хәрби комиссары Евгений Баранов Альбертның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаштылар, аның туган илебез өстендәге тыныч күк йөзе өчен үз гомерен кызганмавын билгеләп үттеләр.
Альберт Әсәдуллин һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән, орден Альбертның апасына тапшырылган.
Альберт Әсәдуллинны хәрбиләрчә хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Якташыбызның якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев