Ленино авылыннан Светлана Питеркина һәм Наталья Назарова ПАО «Татнефть» грантларына ия булганнар
Яңа Чишмә районының мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан 20гә якын гариза бирелгән, ә барлыгы 1700 гариза бирелгән, 178 гариза бирүче грантка ия булган.
ПАО «Татнефть» грантын алуга конкурс йомгаклары ясалган.
Җиңүчеләр арасында районыбызның Ленино авылыннан ике кеше бар. Мәдәният йорты мөдире Светлана Питеркина «Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм» номинациясендә 360 мең сум күләмендә грант откан. Акча авыл халкы өчен тренажерлар сатып алуга тотылачак (сүз уңаенда, Светлана инде 5 грант откан).
Шул ук номинациядә 180 мең сум күләмендә грантка «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Назарова ия булган. Грант акчалары балалар бакчасы өчен спорт җиһазлары сатып алуга тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев